Камбродская сельская библиотека - филиал № 14
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217938-14/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422443 РТ, Буинский р-н, с. Каменный Брод, ул.Центральная, д.21 а

"Татарстан - безнең Ватаныбыз!" тарихи сәяхатъ.

30 август - Татарстанның Республика көне уңаеннан, без китапханәдә "Татарстан - безнең Ватаныбыз" дип исемләнгән тарихи сәяхать үткәрдек. Чараның максаты итеп балаларны көче яшьтән үк туган җирне белү, аны ихтирам итү, патриотик хисләрне көчәйтү, үз җирең өчен горур булырга ойрәтү куелды. Китапханәче Вәлиева Г.М. "Казан каласы - китап битләрендә" китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Тарих битләренә күз салдык. Казан ханлыгы көннәреннән бүгенге көнгә кадәр Казанның көннән көн үзгәрүенә игътибар бирдек. Шулай ук Кабан күле хәзинәләре,Казан циркы,Тинчурин театры,Казансу,Казан метросы," Казан" гаилә үзәге сәхифәләренә тукталыдык. "Казаным -башкалам", Н.Сергееваның "Город Казань в картинках" китабына, Р.Бикбулатовның "Казань знаменитые люди" китабына күзәтү үткәрдек.Балалар төрле сораулар бирделәр, үзләренең Татрстанның кайсы районында кунакта булып, андагы күргән белгәннәре белән уртаклашып, фикер алыштылар.