"Мәрмәр һәйкәлләр каршында" (Бөек Җиңу көненә багышланган әдәби- музыкаль кичә)
9 май Бөек Җиңу көненә карата мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә "Мәрмәр һәйкәлләр каршында" дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә үткәрдек. Авылыбызда сугыш ветераннары инде калмады, очрашуга тыл хезмәтчәннәрен, ветераннарның балаларын чакырдык. Беренчедән барлык катнашучылар каршында мәктәп балалары чыгыш ясады. Сугыш тематикасына карата җырлар, шигырьләр яңгырады, 8 сыйныф кызлары "Катюша" биюен, ә 9 сыйныф укучылары "Вальс" биюен биеделәр. Җирле үзидәрә рәисе Вәлиев Р.Р. барысында Җиңү көне белән котлады.Тыл хезмәтчәннәре Гарифуллин Гиниятулла абзый, Ахметов Мөбәрәкҗан абый; сугыш елларында беренче тракторист хатын -кыз Ахмадуллова Миннебану апа исеменнән аның кызы Роза апа чыгыш ясады. Сугыш еларының авыр, михнәтле еллар булуын, бүгенгесе көндә тыныч тормышта яшәвебез бик зур бәхет икәнен әйтеп үттеләр.