Центральная детская библиотека

“Язгы елмаю”

9 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Язгы елмаю” дип исемләнгән театраль тамаша үтте. Тамашага Б.Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясенең инклюзив сыйныфлары һәм аларның әниләре килде.

Балтач Үзәк балалар китапханәсе Карадуган гимназиясе белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәчеләр инклюзив сыйныфлар өчен чараларны театральләштереп үткәрергә тырышалар. Балалар әкият геройларына ияреп, китап дөньясына тиз һәм җайлы керәләр.

“Язгы елмаю” театраль тамашасы  А.Алиш әкияте геройлары: Куян кызы, Әнкә куян белән бергә балаларны әкият, уен, китап дөньясына дәште.  8 март бәйрәме кысаларында үткәч, әниләр дә читтә калмады. Бергәләшеп кызыклы уеннарда катнашу, мастер-класста кәгазьдән чәчәк букеты ясау әниләрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килде.