Центральная детская библиотека

Балтач – җырга күчкән як

1 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач гимназиясенең 4 А сыйныфы өчен “Балтач – җырга күчкән як” дигән исем астында ток-шоу үткәрелде. Чарада укучылар элеккеге еллар һәм хәзерге көннәр фотоларын карап,  Балтачның тарихы белән таныштылар. Презентация ярдәмендә балаларга Балтач районының табигате, музейлары,күренекле шәхесләре, геройлары, милли бәйрәмнәре хакында да сөйләнелде. Ребуслар аша Балтач районына кагылышлы сүзләрне белү балалар күңеленә бик хуш килде. Якташ шагыйребез Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә язылган җырлар тыңлап, чарада катнашучылар чынлап та Балтачның җырга күчкән як икәнлегенә төшенделәр.