Центральная детская библиотека

Өйнең йомшак бәхете

Дөньяда бер күңелле календарь бар. Ул календарьда без белгән бәйрәмнәр белән бергә колак ишетмәгәннәре дә урын алган. Менә, мәсәлән, 20 февраль – Бөтендөньяда йорт хайваннарын яратуны белдерү көне икән (ягъни, Всемирный  День любви к своему питомцу).

Шул уңайдан 18 февраль көнне Балтач урта мәктәбенең 1 Б сыйныфы укучылары өчен “Өйнең йомшак бәхете” (“Пушистое счастье в доме”) дип аталган танып-белү уены үткәрелде. Чараның кунаклары йорт хайваннары, аларның холыклары, тәрбияләү серләре турында күп мәгълүмат белделәр. Төрле кызыклы уеннарда катнашып,  яраткан йорт хайваннарының портретларын да ясадылар.