Центральная библиотека

“Китап белән юлга” квест уены

13 нче июль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре районыбызның "Романтик" балалар лагеренда  “Китап белән юлга” дип аталган квест уенын үткәрделәр. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен сынауда катнашучыларга мускулларны түгел, ә хәтерне җигеп белемнәрен күрсәтергә туры килде.

“Китап белән юлга” квесты күп төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт», «Китап биатлоны», «Китап кальмары», «BOOK Кросс», «Әдәби ориентирлау».

Һәр команда үз маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеп нормативларны вакытка тапшырды. Соңыннан чара күңелле«Әдәби дуэль»  белән тәмамланды.  Командалар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте, катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!