Центральная библиотека

“Туган җирдә - бәхет татлырак” әдәби кафе

Хәзерге вакытта яшәп иҗат итүче, кешеләрне үзләренең иҗат җимешләре белән сөендерүче якташларыбыз бар. “От чистого истока” проекты кысаларында Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныфы укучылары белән  “Туган җирдә - бәхет татлырак” дип аталган әдәби кафе үтте. Кичәдә катнашкан укучылар якташ язучылар Гарифҗан Мөхәммәтшин,  Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Фәридә Шакирова һәм Чулпан Габделганиеваларның иҗаты белән якынрак таныштылар, аларның шигырьләрен укыдылар. Чара видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды.