В.Субашская сельская библиотека - филиал № 8

Тукай эзләре буйлап

Китапханәдә Казан кунаклары Рәмиев Зөфәр Зәйни улы- филология фәннәре докторы, Солтанова Рауза Рифкатъкызы сәнгать фәннәре докторы , Татарстанның атказанган сәнгать эшлексесе,Г .Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият сәнгать Институтының сәнгать белеме үзәге мөдире һәм райондашыбыз Ильясов Таһир абый белән  “Тукай эзләре буйлап” дигән башлангыч сыйныф укучыларына рәсем сәнгате буенча  мастер – класс үткәрелде. Чарада укучыларга презентация күрсәтелде, рәсем ясау серләре аңлатылды. Соңыннан һәр бала үз фантазиясеннән чыгып Тукайның “Шүрәле”сен рәсемгә төшерде.Кунаклар китапханәгә истәлеккә китаплар бүләк иттеләр.