“Бер күрүдә гашыйк булдым “
16 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә гашыйклар көне уңаеннан яшүсмерләр өчен “Бер күрүдә гашыйк булдым “ дигән тематик кичә үткәрелде. Чара барышында без мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша яшүсмерләргә саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре турында сөйләдек. “Мәхәббәт” нәрсә ул? – дигән сорауга һәркемнең фикерен тыңладык. Кичәнең икенче өлешендә “Мәхәббәт “ турында викторина сорауларына җаваплар таптык. Чара бик күңелле үтте. Барлыгы 13 кеше катнашты.