Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

« Яраткан әниемә бүләк».

8 Март-бик матур һәм шатлыклы бәйрәм. Бу көнне әниләрне шаккатырып, кызыклы бүләк белән сөендерәсе килә. Билгеле булганча, иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк. Бөрбаш китапханәсендә "Әнигә бүләк" дип аталган осталык сәгате үзды. Балалар  әниләренә каз каурыйларыннан бүләк ясадылар. Һәр бала мавыгып, фантазияләрен эшкә җигеп башкарды һәм үз эшләреннән бик канәгать калдылар.

            Балаларның йөрәк җылысын, ярату хисен кушып башкарган әлеге эшләре әниләренә иң кадерле бүләк булачагына шигебез юк.