Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Еникиның җуелмас мирасы"

Бөрбаш авыл китапханәсендә Әмирхан Еникиның 115 еллыгына багышланган әдәби чара узды

Чарада язучы әсәрләренең китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында китаплар татар һәм рус телләрендә  куелган иде. Катнашучыларга  язучының тормышы, осталыгы турында һәм тәрҗемәче, сатирик, тәнкыйтьче, публицист, әдәбиятчы буларак  сөйләнелде. Әмирхан Еникинең яшь чагы һәм  гаиләсе белән төшкән фоторәсемнәре тәкъдим ителде. Әмирхан Еникиның кече кызы сөйләгән кызыклы вакыйгалар, гаилә тамырлары турында  мәгълүмат та зур кызыксыну уятты