Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Хикмәтле дә,бизәкле дә туган тел

 Бөрбаш авыл китапханәсендә "Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел" дип аталган әдәби сәгать үткәрде.

Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе.  Туган телне белү кирәк. Чөнки туган телдә синең әби – бабаларың, әти – әниләрең, халкың сөйләшкән һәм сөйләшә. Туган телгә хөрмәтле булганда гына кеше үз иленең, төбәгенең, гаиләсенең шәҗәрәсен, тарихын аңлый ала. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.