Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Ленинград блокадасы-онытылмас тарих»

Ленинград камалышы өзелгән көнгә карата китапханәдә укучылар өчен  «Ленинград блокадасы-онытылмас тарих»дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде.Дәрес өчен шул исемдә китап күргәзмәсе дә төзелде. Укучыларга әлеге көннең Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүе, Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы  турында сөйләнде. Камалыштагы шәһәрне коткару өчен  азык-төлек, корал бердәнбер юл - Ладога күле аша  озатылуы, боз каткан күл буйлап узучы данлыклы юлны “Яшәү юлы”дип аталуы турында да сөйләнде.

Блокадада калучылар арасында балаларның  күп булуы,хәзерге вакытта Санкт-Петербургтагы  тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге турында кычкырып укылды. Ул анда гаилә әгъзаларының үлгән көннәрен язып барган. Шулай ук дәрестә балаларга  герой-шәһәр Ленинград блокадасы турында презентация күрсәтелде