“Ел студенты -2024 “ һәм “Авыл яши” пилот проекты
Районыныбызда ел саен Халыкара студентлар көне алдыннан студент яшьләрнең кышкы каникуллары көннәрендә «Балтач районының ел студенты» бәйгесенә нәтиҗә ясап, төрле номинацияләр буенча иң-иңнәрне ачыклау гадәте бар.Бу ел бу тантана 10 февраль көнне авылыбыз китапханәсендә уздырылды. Чарага районыбыз авылларыннан килгән бик күп яшләребез катнашты. Төрле наминаөиядә җиңгән студентларга бүләкләр тапшырылды. |
Бу Студент яшьләрне районыбызның экономика бүлеге җитәкчесе Гарифзянов Радис Магфурович Татарстанда авылларны саклап калуга, аларны яшәтүгә һәм үстерүгә, төрле эшчәнлекләр алып баруга юнәлдерелгән «Авыл яши – Деревня живет» пилот проекты белән таныштырды.Студентлар проект турында кызыксынып тыңладылар һәм фикер алыштылар.