Бурбашская сельская библиотека - филиал № 6

Сталинград дәхшәте

1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде ,Татарстаннан меңләгән сугышчы анда дошманны җиңүгә үз өлешен кертә.

 Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сугышлар 100 мең квадрат километр мәйданда барган, ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.Менә шул хакта  5 февраль көнне китапханәбездә “Сталинград дәхшәте”  исеме астында патриотик сәгат уздырылды