“ Җир ул- уртак йортыбыз
22 апрел- Жир көне .Шул унайдан башлангыч сыйныф укучылары белән "Җир ул - уртак йортыбыз" исемле табигаткә сәяхәт оештырдык.
Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм безнең уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Авылыбызнын чишмәләренә экскурция ясадык.Төрле уеннар уйнадык
Уеннар аша балалар экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштылар: кеше әйләнә-тирәлектән: һава, су, хуш исле болыннардан башка яши алмавына инандылар. Табигатьне, җиребезне, сулыкларыбызны сакларга сүз бирделәр.