"Балачак - бәхетле чак"
Җәйнең беренче көнендә иң матур бәйрәм - Балаларны яклау көне билгеләп үтелә ️
Бүген безнең балалар бакчасында да Балаларны яклау көненә багышланган "Балачак - бәхетле чак" дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырылды
Балалар белән бергә күңелле уеннар уйналды һәм ахырдан бүләкләр бирелде
️
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
(Вәсимә Ураксина)
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.