Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Гаилә - бәхет ачкычы"

“Авыл яши” проекты кысаларында, Гаилә көне уңаеннан Түнтәр авыл китапханәсендә яшь әниләр һәм кызлар өчен “Гаилә – бәхет ачкычы” дип исемләнгән гаилә кичәсе уздырылды. Чара барышында гаилә темасы белән бәйле булган мәкаль-әйтемнәрне туры китерү, табышмакларга җавап табу, кроссворд чишү кбек биремнәр үтәлде. Кичәбезне күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан, авылыбызның бантик, чәчәкләр һ.б әйберләр ясау остасы Габдрахманова Гөлзәминә апа кунакка чакырылды. Ул үзенең яратып эшли торган бантикларын ясарга өйрәтте. Әниләр кызлары белән бергә парлы бантиклар ясадылар. Кичәбез бик күңелле үтте.