Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Тукай килә моңлы сазын уйнап..."

26 апрельдә татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Аның китаплары балаларны туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, кыю һәм мәрхәмәтле булырга чакыра. 25 апрель көнне китапханә тарафыннан Түнтәр урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучыларына "Безнең Тукай" дип исемләнгән интеллектуаль викторина уены үткәрелде. Чараның төп максаты Г.Тукай әсәрләренә кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Уен аша укучылар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, белемнәрен ныгыттылар.
Габдулла Тукай бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала килә.