Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

Яшәсен яшел планетабыз — Җиребез!

Яшәсен яшел планетабыз — Җиребез!
Тиздән, 22 апрельдә зур бәйрәм - Халыкара Җир-Ана🌍 көне билгеләп үтелә. Бу чын мәгънәсендә глобаль вакыйга — Халыкара Җир-Ана 🌏көне (International Mother Earth Day) — безнең уртак йортыбыз🏘 җир планетасының бәйрәме.
Бәйрәм 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә (A/RES/63/278 номерлы резолюция, аның автордашлары 50дән артык БМО әгъзасы булган дәүләт) гамәлгә куелды һәм 2010 елдан башлап, 22 апрельдә билгеләп үтелә.
Түнтәр авыл китапханәсендә, әлеге көн уңаеннан, "Яшәсен яшел планетабыз — Җиребез!" дип аталган экологик сәгать уздырылды. Чара барышында китапханәче тарафыннан балаларга бәйрәм тарихы, Җир көнен бәйрәм итү традицияләре, үсемлек һәм хайваннар дөньясының төрлелеге турында сөйләнде, китапханә фондында булган Кызыл китап белән таныштырылды. Җирнең бер генә булуын, аны сакларга кирәклеген аңлатылды.