Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Чиксез галәм серләре”

1961 елның 12 апрелендә Җир орбитасына дөньядагы беренче кеше белән иярчен космос корабын чыгаралар. Шуннан бирле бу көн Россиядә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә, ә дөньяда - кешенең космоска очу көне.
Түнтәр авыл китапханәсе Түнтәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән интерактив уен уйнатты. Балалар 2 командага бүленеп космонавтикага багышланган сорауларга җавап бирделәр, үзләренә өстәмә белем алдылар. Чара ахырында VR- күзлек ярдәмендә космоска очыш ясадылар, үзләрен космонавт ролендә хис иттеләр.