“Гаилә – ул җылы учак”
Гаилә елы һәм Балалар китабы атналыгы кысаларында, Түнтәр авыл китапханәсендә “Гаилә – ул җылы учак” дигән гаилә укулары оештырылды. Балалар әниләре, апалары белән китапханәдә китаплар, әкиятләр укыдылар, китап, гаилә тематикасына бәйле булган мәкальләр, табышмаклар чиштеләр, өстәл уеннарын уйнадылар. Чара бик күңелле үтте.