Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Китап - дус та, киңәшче дә"

28 нче март көнне, Түнтәр авыл китапханәсендә, Балалар китабы атналыгы кысаларында, балаларга "Китап - дус та, киңәшче дә" дип исемләнгән әдәби иртә үткәрелде. Балалар кәгазьнең барлыкка килү тарихы турында, типографияләрдә китапның ясалуы турында видеоязма белән таныштылар. Китап турында мәкальләр белән биремнәр эшләделәр, татар, рус халык әкиятләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. "Китап - күңел кояшы" дип исемләнгән балалар китаплары, дидактик материаллар, әкиятләрдән торган китап күргәзмәсе белән таныштылар.