Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Китап кыстыргычын ясыйбыз"

23-31нче мартта Бөтенроссия балалар китабы атналыгы үткәрелә. Шул уңайдан Түнтәр авыл китапханәсе Түнтәр балалар бакчасында балаларга "Китап кыстыргычын ясыйбыз" дигән мастер-класс үткәрде.Чара барышында китапның килеп чыгышы, китап турында мәкальләр, әйтемнәр әйтелде. Шуннан соң кыстыргыч ясадык. Балалар бик кызыксынып эшләделә, өйрәнделәр, үзләренчә бизәделәр. Чара бик күңелле үтте.