Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Күңелләрнең нуры - шигърият"

 21 март - Бөтендөнья шигърият көне бәйрәм ителә. Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Шул уңайдан Түнтәр авыл китапханәсендә балалар бакчасы балаларына әлеге теманы яктырткан "Күңелләрнең нуры - шигърият" дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Китап укучыларга әлеге көн тарихы, балалар язучылары хакында мәгълүмат бирелде, һәм шагыйрьләребезнең шигырьләрен кычкырып уку уздырылды. Шулай ук татар балалар язучыларының китапларын туплаган күргәзмә әзерләнде.