Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

“Йолдызларга беренче булып юл салучы»

9 мартта йолдызларга юл ачкан кеше Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 90 ел тулды. Аның исеме кешелекнең иң зур казанышларының берсе — космоска очу белән тыгыз бәйләнгән.
Юрий Алексеевич Гагарин исеме цивилизация тарихында беренче ачышчылар рәтендә тора. Ул Галәмгә чиксез юлны башлаган.
15 март көнне Түнтәр авыл китапханәсе тарафыннан Түнтәр урта мәктәбенең 8 сыйныф укучыларына “Йолдызларга беренче булып юл салучы» поле-чудес уены уйнатылды.  Уенда космонавтикага зур өлешләрен керткән шәхесләрне барладык. Аларга кыскача мәгълүмат бирелде. Шулай ук балалар VR-күзлек ярдәмендә ачык космоска да чыга алдылар. Чара бик мавыктыргыч һәм кызык үте.