Тюнтерьская сельская библиотека - филиал № 25

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде…"

15 февральдә Халкыбызның Бөек шагыйре, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көне.Түнтәр авыл китапханәсе укучылар белән Муса Җәлилнең туган көненә багышлап "Гомерем минем моңлы бер җыр иде…" исеме белән әдәби сәгате үткәрелде. Чара шагыйрьнең тормыш һәм иҗатын искә алу белән башланды, М.Җәлилнең шигырьләре укылды, яттан сөйләнде, китапларына күзәтү ясалды.