Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Әбкәм хикәятләре


Россиядә Гаилә елы һәм Балалар китабы атналыгы кысаларында бүген китапханәбездә бик җанлы, кызыклы "Әбкәм хикәятләре" чарасы үткәрелде. Балалар белән очрашуга күп әкиятләр, кызыклы шигырьләр, файдалы бармак уеннары, мәзәк-такмазалар белүче Нүрия әби килде.Ачык йөзле ,тәмле телле Нүрия әби үзе ясаган әкият геройлары ярдәмендә нәни китап сөючеләргә әкиятләр сөйләде, бергәләп бармак уеннары уйнадылар.