Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Май канаты.

Татар халкының борынгы заманнардан бирле килә торган үзенә хас гореф-гадәтләре бар. Шуларның берсе - май канаты ясау . Авылларда каз өмәләре гөрләгән чор. Элеккегечә бер йортка җыйналып кич утырып каурый сыдырулар, күмәкләшеп каз мамыгыннан мендәр тутырулар инде юк. Ә менә каз каурыеннан ясалган май канатларын әле күп хуҗабикәләр куллана.
шуны искә алып 7 нче сыйныф укучылары белән май канаты ясау буенча мастер - класс үткәрелде.