Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Экскурсия в музей "Әлифба"

 Арча педагогия көллиятендә урнашкан "Әлифба" музеенда булдык. Дөньядагы бердәнбер "Әлифба" музеенда төрле елларда нәшер ителгән 76 телдәге әлифбалар бар.Аларның саны арта тора.Әлифбаны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларның гыйбрәтле тормыш юлы, аларның иҗат мирасына багышланган экспозицияләр белән танышу бик кызыклы булды.