Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Коррупция турында сөйләшик

Ни өчен зурлар коррупцияне яман диләр? Ни өчен аны булдырмас өчен көрәшергә кирәк? Башлангыч сыйныфларда укучы балалар белән үткәрелгән "Коррупция турында сөйләшик" чарасында сүз шул хакта барды.Әкият геройларының гамәлләрен көләч смайлик ярдәмендә хупладык, моңсу смайлик ярдәмендә тәнкыйтьләдек, коррупция темасына социаль роликлар карадык.