Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Әкият-баттл

15 нче сентябрдә данлыклы балалар язучысы, Бөек Ватан сугышы каһарманы Абдулла Алишның тууына 115 ел тула. А.Алишның әкиятләре белән балалар бакчага йөргән чакта ук таныша башлыйлар.Аның гади,аңлаешлы,балалар теле белән язылган,зур тәрбияви мәгънә салынган әкиятләрен,хикәяләрен балалар бик яратып кабул итә.
 Үткәрелгән "Әкият баттл" чарасы язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырудан башланды. Әдәби уен исә Алишның хикәя,әкиятләре буенча түбәндәге сәхифәләрдән торды."Исеңә төшер","Тапкырларга табышмак","Әкиятләр дөньясында","Мәкаль-зиһен ачкычы","Алиш язучы да,батыр да".Сәхифәләрдәге биремнәрне үтәп командалар баллар җыйды һәм баллар буенча уен ахырында нәтиҗәләр ясалды.