Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Татарстан бизәкләре

30 август –Республикабыз көне, республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Шунысы куанычлы, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус- тату, матур гомер кичерә.
Әлеге көн 1990 елда Татарстанда Мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгән көн. Республикабыз күпмилләтле Россиядә ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең максаты да республикадагы барча халыкның бердәм булып, имин, бәрәкәтле, мул тормышта яшәвенә юнәлдерелгән. Бәйрәм уңаеннан китапханәдә "Татарстан бизәкләре " тематик полкасы төзелде