#Георгиевскаяленточка
Георгий тасмасы - Җинү бәйрәме символы. Бу безнең хәтеребез, 1941-1945 еллардагы вакыйгаларга мөнәсәбәтебез. Сугышта һәлак булган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм тол хатыннар, блокадалы Ленинград, концлагерьлар, яндырылган авылларны искә алу символы. "Георгий тасмасы" акциясе-безнең хәтер эстафетасы, Бөек Ватан сугышы батырларына хөрмәтебез.
#Георгиевскаяленточка Бөтенроссия акиясенә кушылып Смәел авылында гомер итүче тыл ветераннары Хуҗин Нәкыйп абый, Гыйматдинова Гыйззәтбану апа, Гарифҗанова Гыйззәтбану апаларга, авылдашларга георгий тасмалары тагылды.