Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Һәр карашыгыз - гыйлем нуры сезнең

2023нче ел Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан китапханәдә “Һәр карашыгыз - гыйлем нуры сезнең” кичәсе үткәрелде. Кичә Смәел урта мәктәбе укытучылары Нәбиев Хәмәтгариф Нәби улы һәм аның тормыш иптәше Рәйсә Минхаҗ кызыннан башланган укытучылар династиясенә багышлап үткәрелде. Смәелнең данлыклы укытучылар нәселе турында видеоязма белән башланып киткән кичәбез түренә укытучылар- кызлары Роза Хәмәтгариф кызы һәм кияүләре Рафыйк Сәлим улы чакырылды. Икесенең дә 36 еллык укытучылык стажлары булган мөгаллимнәребез хатирәләре белән уртаклаштылар.Нәбиевлар гаиләсеннән башланып киткән укытучылар династиясенең гомуми укытучылык эш стажы бүгенге көндә 180 ел тәшкил итә.
Чарага килгән Мөнзирә Хәйретдин кызы, Илдус Шакир улы,Миннур Равил кызлары укытучылары Хәмәтгариф Нәби улы һәм Рәйсә Минхаҗ кызлары турында истәлекләрен барладылар. Кичәбез Смәел авыл җирлеге башлыгы Юсупов Рифнур Гайнан улының чыгышы ,нәфис сүз,җырлар,котлаулар, театраль чыгышлар белән үрелеп барды.