Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

"Матурлыкка бай ул безнең заман"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте.

«Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм», - дип мөрәҗәгать итте ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында
Шул уңайдан китапханәбездә "Матурлыкка бай ул безнең заман"исеме астында,ел дәвамында эшләячәк китап күргәзмәсе төзелде.
Күргәзмәдә Республикабызда яшәүче милләтләр тормышын яктырткан,татар милли традицияләрен барлаган китаплар белән танышырга мөмкин