Смаильская сельская библиотека - филиал № 24

Мин укучы

“Мин –укучы” исеме астында Смәел урта мәктәбенең башлангыч классларында укучы балаларны китап укучылар итеп алу чарасы үткәрелде. Китапханәгә мавыктыргыч сәяхәт кылган балаларны китап белән эш итү кагыйдәләре, китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштырдык.Чара барышында балалар китаплар, әдәби геройлар турында табышмаклар, мәкальләр чиштеләр, балалар өчен язылган периодик басмалар һәм яңа балалар китаплары белән таныштылар.Бәйрәм ахырында укучыларга тантаналы рәвештә китаптан файдалану кагыйдәләре язылган китап кыстыргычлары бүләк ителде.