Информацион сәгать “Россия – минем Ватаным”.
Балалар белән “Россия – минем Ватаным” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Чараның максаты – үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символлары – герб, әләм, гимн турында мәгълүматларын ныгыту, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрен арттыру. Чара барышында балалар илебезнең бай тарихы, аның символлары, традицияләре турында белделәр.