Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

Тематик кичә "Сугышларның авыр хатирәсен йөрәкләргә салып төйнәдек".

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылау уңаеннан сугыш чоры балалары өчен "Сугышларның авыр хатирәсен йөрәкләргә салып төйнәдек" дип исемләнгән тематик кичә үтте. Әлеге чарага Кили һәм Пүскән авылларының сугыш елларының барлык авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән өлкәннәребез чакырылды.