Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

Театральләштерелгән тамаша“Тукай иҗаты буйлап...”.

Кили мәктәп-бакча балалары өчен сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан “Тукай иҗаты буйлап...” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр сөйләделәр. Кунакка килгән Су анасына тарагын табарга булыштылар, аның сорауларына җавап бирделәр.