Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

Әдәби уен “Чудесных сказок хоровод”.

“Чудесных сказок хоровод” дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Әкияләр – гаҗәеп тылсымлы, сихри бер дөнья. Күпме буын баласы  әкиятләр белән тәрбияләнеп үскән -  алар акыллы, игелекле, намуслы, тырыш, дус һәм кыю булырга өйрәтә. Чарага килгән балалар да мавыктыргыч әкиятләр илендә сәяхәт иттеләр. Алар сорауларга җавап бирделәр, “Көйне таны” уенында катнаштылар.