Әңгәмә “Могҗизалар дөньясы ул — театр".
Театр – ул үзенчәлекле дөнья, могҗизалар дөньясы. Күп гасырлар инде театр яши һәм тамашачыларны шатландыра, сокландыра һәм гаҗәпләндерә. 27 март – театр көне. Шул уңайдан “Могҗизалар дөньясы ул — театр” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды.
Чара барышында катнашучылар театр тарихы турында мәгълүмат алдылар, авылдашыбыз – Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының атказанган артисты Наил Сәйфетдинов турында әңгәмәне бик кызыксынып тыңладылар.