Килиевская сельская библиотека - филиал № 18

"Хатын-кыз ул - тормыш гаме, тормыш яме" тематик кичә.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Хатын-кыз ул - тормыш гаме, тормыш яме" дип исемләнгән тематик кичә узды. Чарага авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары чакырылды. Биредә алар өчен котлаулар яңгырады, үзешчән сәнгатьтә  катнашучылар белән концерт программасы оештырылды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.