Саснинская сельская библиотека - филиал № 16

“Тимерләрдән чәчәк койган нәфис куллар”

15 май көнне 4 сыйныф укучылары өчен китапханәдә Норма авылында туып – үскән, дәһшәтле сугыш елларында “Правда” колхозында иң авыр эшләрдә эшләгән авылдашыбыз Социалистик  Хезмәт Герое, Алтын Йолдыз һәм Ленин ордены кавалеры Нәфыйкова Сәрвәр Нәфыйк кызы турында “Тимерләрдән чәчәк койган нәфис куллар” исемле  тарихи сәгать узды. Укучылар авылдашыбыз турында төзелгән альбом һәм стендтагы материаллар буенча аның авыр тормыш юлы, тылдагы башкарган хезмәте белән таныштылар.