Туган телен җырга салган Тукай
26 апрель - Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Шул уңайдан озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар китапханәдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган “Туган телен җырга салган Тукай” исемле әдәби – музыкаль кичәдә катнаштылар. Аларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык, шигырьләрен яттан сөйләдек. Кичәне “Туган тел”җыры белән тәмамладык.