Кушкетбашская сельская библиотека - филиал № 13

"Җиңү килде җирне нурга күмеп" исемле китап күргәзмәсе

Бөек Җиңүнең 79 елы уңаеннан китапханәдә"Җиңү килде җирне нурга күмеп" исемле китап күргәзмәсе эшләде. Китап укучылар сугышның коточкыч еллары турында романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр табачак. Күргәзмәдә Н. Дәүлинең "Яшәү белән үлем арасында", "Война, народ, победа" китаплары, "Утлы еллар поэзиясе, Б. Полевойның "Повесть о настоящем человеке" һәм башка бик күп китаплар белән танышырга була.Әлеге әсәрләр хәзерге көн һәм үткән еллар, тормыш һәм үлем, тынычлык һәм сугыш турында уйланырга мәҗбүр итә, яхшылыкка, кешелекле булырга, гаделлеккә өйрәтә.