Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Серле әкиятләр остасы"-әдәби сәгать

2024 елның 6 февралендә Роза Хафизованың тууына 95 яшь тулды.. Роза Хафизова үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибә . “Серле әкиятләр остасы” дип исемләнгән әдәби сәгатьтә укучылар авторның “Актәпи” китабыннан “Ак  тәпи нигә моңая?”,”Кирлемән” әкиятләрен кычкырып укыдылар, әлеге әкиятләр буенча үз фикерләрен белдерделәр. Әсәрләр балаларны табигатькә, кешеләргә, бер-береңә карата мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтә. Яхшылык белән Явызлык көрәшендә һәрчак Яхшылык өстенлек алганын исбатлый.