Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Буйсынмас Ленинград"-тарихи -патриотик сәгать

Моннан нәкъ 79 ел элек - 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград камалыштан чыга. Илебезнең икенче башкаласы - Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен ачлык, ялангачлык, үлем исе аңкып торган гаҗәеп авыр чор була бу.

Ленинградлыларның тарихка кергән тиңдәшсез батырлыгын искә алып, 27 гыйнвар көнне Кенәбаш авыл китапханәсе "Буйсынмас Ленинград" дигән исем астында тарихи-патриотик дәрес үткәрде. Кенәбаш башлангыч мәктәбенең 3-4 сыйныф укучылары Ленинград блокадасы турында бик күп мәгълүмат алдылар. Тарихның фаҗигале еллары хакындагы фактлардан төзелгән слайдлар һәм документаль фильм карау укучыларның белемнәрен тагын да тирәнәйтте.