Княбашская сельская библиотека - филиал № 11

"Алиш абый әкиятләре"-балалар иртәсе

Танылган татар язучысы Абдулла Алишның тууына 15 сентябрьдә 115 ел тула. Шул уңайдан Түбән Кенә балалар бакчасында «Алиш абый әкиятләре» дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. . Абдулла Алиш күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар авторы.Ә аның балалар өчен язган әкиятләре балаларда тырышлык һәм игелек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, үз илен яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. Балалар аның «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белэн Биккуркак», «Чукмар белэн Тукмар»,”Бал корты белән шөпшә” әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Аннары әкиятләр турында фикерләр алыштылар. Әкиятләренә рәсемнәр ясадылар..