Центральная библиотека

“Кулларыңа каләм алсаң”

Питрәч үзәкләштрелгән китапханәләр челтәре

Үзәк китапханә

Иҗатка тартылучылар клубы:

 “Кулларыңа каләм алсаң”

 

Безнең девиз:

 Иҗат көче куп нәрсәнең

Серләрен ачар.

Иҗат итеп яшәучеләр

Булалмый начар.

Һәр кемгэ дә иҗат итү

Шатлыгы килсен.

Иҗат итү-тормыш яме,

Иҗат ул – тылсым!

   

Клубның бурычлары:

1. Укучыларда туган телебезгә карата ихтирам хисләрен арттыру.

2. Балаларның буш вакытларын файдалы һәм нәтиҗәле оештыру

3. Сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

4. Укучыларны түгәрәк эшенә җәлеп итү, иҗатка  кызыксыну уяту.

Клубның максаты: 

“Шәхес формалаштыруга юнәлтелгән максат аша укучыларда әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләпиҗади үсешләрен булдыру”.

Укучылар белән эшләү барышында аларның шәхси үзенчәлекләрен истә тоту бик әһәмиятле. Мәсәлән, һәр укучыга да шигырь язу сәләте бирелмәскәмөмкин.Кемдер үзен әкият иҗат итүдә, мәкалә язуда сынап карый ала. Кемдер вакытлы матбугатта басылган материалларны туплап, эшкәртеп, мәктәп газетасы өчен әзерләргә мөмкин. Шунлыктан, түгәрәк җитәкчесе алдында укучыларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча җитди бурыч тора.

Клубның җитәкчесе- Павлова Надежда Ивановна-ведущий библиограф МБУ «Пестречинская ЦБС Пестречинского района РТ»

 

Кулларыңа каләм алсаң клубына йөрүчеләр исемлеге:

  • Галявиева Эльвира
  • Пузырева Ксения
  • Ковшова Милана
  • Хаммадиев Альберт
  • Алексеева Алина
  • Козлова Ангелина
  • Дорминдотова Лиана
  • Шурликова Настя
  • Алексеев Роман

Эш планы:

  • Клуб утырышлары уздырырга:
  • Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  • Шигырь уку өстендә эш
  • Шигыр язу осталыгы дәресе
  • Шигъри ритм
  • Шигырь Һәм хикәяләр язу күнегүләре
  • Макалә язу күнекмәләрен үстерү

 

Ел ахырында түгәрәккә йөрүче укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • телдән һәм язмача бәйләнешле сөйләм төзергә;
  • актуаль темага мәкалә язарга;
  • якташ язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатларын белергә,
  • шигъри рифмалар уйлап табарга;
  • ел дәвамында әдәбият һәм сәнгать әһелләренә кагылышлы истәлекле даталар турында хәбәрдар булырга;
  • Вакытлы матбугаттан һәр төргә дә мәкалә, шигьри  күзәту ясалырга, аны язу үзенчәлекләре билгеләнергә тиеш. Клуб утырышында  укучылар бу төрләрнең һәрберсенә мәкалә, шигырь иҗат итәләр. Уңышлылары мәктәп, район газеталарында урын ала.